Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында миллион сумнан күбрәк үзсалым акчалары җыелган

Лашман авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысы да диярлек, ташламаларга ия булучылардан тыш, 2021 ел өчен үзара салым акчаларын апрель башына кадәр түләп бетергән. 1090 кешедән 436 мең сум җыелган, бу – районның авыл җирлекләре арасында иң зур сумма.

-18 авыл җирлегендә быел барлыгы 4 миллион 133 мең 800 сум үзсалым акчасы җыелды, - ди район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. - Чирмешән һәм Иске Котыш җирлекләреннән кала, бу эшне күпчелек авыл җирлекләре үз вакытында башкарды. Җыелган суммага 1гә 4 исәбеннән республика да акча өстәгәч, үзара салымның гомуми суммасы 4 тапкырга артачак. Бу акчалар инде майда ук кайтырга тиеш. Авыл җирлекләре җитәкчеләренә элек билгеләнгән эшләрнең күләмен ачыклау һәм акчаларны максатчан файдалану мөһим.

Чыннан да, үзара салымны республика шулай финанслагач, авыл җирлекләре торак пунктларыбызда әлеге суммаларга байтак эш башкарып булуына инанды. Бу яхшы ярдәм.

-Санап карадык: без җыйган 436 мең сум акчага республика өстәсә, 2 миллион 180 мең сум акчабыз булачак, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Равхать Фәттахов. - Бу акчаларны, халык белән килешенгәнчә, урам яктырткычларына хезмәт күрсәтү һәм монтажлау, юлларны ямау, тәртиптә тоту, трактор “асрау”, Лашман һәм Әмир авылларындагы чишмәләрне төзекләндерү, юл билгеләрен һәм күрсәткечләр кую өчен тотачакбыз. Җирлектә үзсалымның бер кеше башыннан алынган акча күләме 400 сум итеп билгеләнде, ә тамчыдан күл җыела. Халык акчалары уртак ихтыяҗларга тотылачак.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X