Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында демографик хәл борчылу уята

Район мәктәпләрендә узган бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре тулаем алганда былтыргыдан сизелерлек яхшырган. Әмма республика дәрәҗәсеннән калышабыз әле, аеруча төгәл фәннәр буенча.

Математика, физика, химия фәннәрен ныгракукыйсы бар. Моның өчен, билгеле, яхшы укытучылар күбрәк кирәк. Кызганыч, нәкъ төгәл фәннәрдән кадрлар җитешми икән.

 Укуда өлгерләр дә байтак анысы, 15 укучының (чыгарылыш сыйныфлардагыларның 12 проценты) “Укуда аеруча  уңышлар өчен” медале белән бүләкләнүе – югары нәтиҗә.

-Нәтиҗәләрне, күрсәткечләрне анализларга, “йомшак” урыннарны эзләргә кирәк, - диде район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин район Советының илле алтынчы утырышында, 2020 елда бердәм дәүләт имтиханнары йомгаклары турында мәсьәләне караганда.

Утырышта белем бирү учреждениеләренең яңа, 2020-2021 уку елына әзерлеген дә бәяләделәр. Бу яктан күп эшләнә: биналар төзелә, ремонтлана, яңа җиһазлар алына, шартлар яхшыра. Әмма балалар саны кимү күңелгә шом сала. Быел, әйтик, мәктәпне 124 бала тәмамлаган; беренче сыйныфка килүчеләр 196 гына. Гомумән, районда демографик хәл сөенерлек түгел. Узан җиде айда нибары 29 сабый туган (былтыр 62 булган).

Балалар азлыктан, кайбер балалар бакчаларында (Ивашкино, Югары Кармалка) группалар ябыла. Яшәүчедә бер генә укучы калганлыктан, мондагы – Кармыш филиалы мәктәбенә йозак салганнар.

Утырышта 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнарны Чирмешән муниципаль районы бюджетына, дотация урынына, өстәмә норматив күчерүләр белән тәэмин итеп тигезләүне килештерү турында карар чыгарылды. Депутатлар район Советының 2019 елның 13 декабрендәге “Чирмешән муниципаль районының  2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар чорына бюджеты турында” карарына, шулай ук муниципаль район Уставына да үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Утырышта Чирмешән муниципаль район Советы каршында Яшьләр парламенты турында Нигезләмә расланды, Советның район территориясендә торак контроле турында 2014 елның 19 мартында кабул ителгән 211 нче санлы карарына, кече һәм урта эшкуарлык субъектларын аренда түләүләреннән азат итү, аренда түләүләрен кичектереп тору, муниципаль милек хакындагы элеккеге карарларга да үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр.

Районның балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составын да үзгәрттеләр.

2020 елның беренче яртысында районда законлылык һәм хокук тәртибе хәле турында мәсьәлә уңаеннан Россия эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Хәлил Шараповның мәгълүмати чыгышы игътибарга алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев