Чирмешән районында “Бердәм Россия” партиясе исеменнән  битлекләр тараттылар
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында “Бердәм Россия” партиясе исеменнән битлекләр тараттылар

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма сәркәтибе Ленар Вәлиуллин Чирмешәндәге волонтерларга медицина битлекләре тапшырды.

- Әлеге битлекләрне Казаннан “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлекчәсеннән җибәрделәр, - ди Ленар Айрат улы. – Алар бүген волонтерларга бик кирәк.

Район үзәгендәге волонтерлар отрядында 30 га якын кеше исәпләнә. Аларның бер өлеше ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, башкалары район үзәге урамнары буенча рейдка чыга.

- Без көн саен Чирмешәндәге урамнарны әйләнеп чыгабыз, шуңа да битлекләр күп кирәк, - ди волонтер Ландыш Минханова. - Якташларыбыз арасында изоляцияләнү режимын бозучылар да бар. Андыйлар белән әңгәмә үткәрәбез, кисәтәбез.

Фото: автор.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев