Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында 130 кече ферма төзелгән

Безнең районда, 2015 елдан башлап, 130 кече ферма төзелешенә республика бюджетыннан 25,9 миллион сум акча бирелгән. Быел тагын кимендә 7 кече фермага шундый ярдәм күрсәтелер дип көтелә.

Муниципаль район Советының унынчы утырышында билгеләп үтелгәнчә, бу елларда кече фермалар төзелешенә -  төзелеш материаллары, таналар, сыер саву аппаратлары, керамзит-бетон блоклары алуга район 9,4 миллион сум бюджет акчалары бирү мөмкинлеге тапкан, субсидия рәвешендә, башкача да булышлык күрсәтелгән. Димәк, шәхси хуҗалыкларга мал санын күбәйтү, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру өчен мөмкинлекләр бар.

Докладчы – муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, 2020 елда гына да райондагы шәхси хуҗалыклар 94 миллион 500 мең сум бәягә 4,3 мең тонна сөт сатканнар. Бүген мини һәм макро-фермаларда савым сыерлары саны 800 баш санала.

-Бу эшне җанландырырга, кече ферма төзүчеләргә, кече һәм урта бизнеска булышырга кирәк, - диде утырышны алып баручы -  район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Аңлату эшләре дә мөһим. Кемгәдер буш торучы бина кирәксә, мөмкин булса, ул яктан да ярдәм итик.

Утырышта “2021 елда Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре турында” да мәгълүмат җиткерелде.

Быел мәктәптә барлык фәннәрдән дә “бик яхшы” укыган 16 егет һәм кыз “Укуда аерым казанышлар өчен” медале белән бүләкләнгән, алар имтиханнарда да җитмештән күбрәк балл җыйганнар.

Гомумән, 2019, 2020, 2021 еллардагы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән чагыштырганда, күпчелек фәннәр буенча күрсәткечләр нык яхшырган, 2021 елда алар республика буенча да начар түгел. Әлеге күрсәткечләр методик бүлек, мәктәпләр коллективларының, укытучыларның бердәм эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибәне киң куллануы, ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булу нәтиҗәсе. Аннан соң бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре – уку-укыту процессының нәтиҗәлелеген бәяләү өчен нигез. Балаларга башлангыч һәм төп мәктәптә яхшы белем бирү бик мөһим.

Утырышта районның белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге, районда 2021 елның беренче яртысында законлылык һәм хокук тәртибе торышы хакында да мәгълүматлар тыңланды һәм тиешле карар чыгарылды.

Депутатлар районда инициатив проектларны тәкъдим итү, тикшерү, карау тәртибен, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составын расладылар, Советның муниципаль хезмәткә кагылышлы, 2018 елның 13 ноябрендә кабул ителгән 193 нче карарына үзгәрешләр, 2020 елның 14 декабрендәге районның 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар план чорына бюджеты турындагы 24 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, физик затлар кеременә салымнардан район бюджетына өстәмә норматив чигерүләр хакындагы мәсьәләне килештерделәр, карар кабул иттеләр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев