Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы хуҗалыкларында чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшыртасы бар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин муниципаль район Советының илле дүртенче утырышында депутатларга шундый мәгълүмат җиткерде.

Аның чыгышында әйтелгәнчә, быел республикада язгы чәчүгә бер гектарга, тәэсир итүче матдәдә, 70 килограмм ашлама туплау бурычы куелган, әлегә безнең районда бу күрсәткеч 29,4 килограмм гына. Кайбер хуҗалыкларда ул бөтенләй юк. Сабанашлык культуралары орлыкларының 31 проценты күмәк репродукцияле, димәк яхшы уңышка өметләндерми. Аннан соң, кирәк кадәр күләмдә минераль ашлама алсаң, районлаштырылган сыйфатлы орлык әзерләсәң, дәүләт субсидияләр белән булыша, чыгымнарның бер өлешен каплый.

Районда законлылык һәм хокук тәртибе хәле хакында район прокуроры мәгълүматы да – көн кадагындагы мөһим мәсьәлә. Чыгыш ясаучы 2019 нчы елда бу өлкәдәге вәзгыять белән таныштырды. Аннан күренгәнчә, былтыр районда җинаятьчелек фактлары күбәйгән. 2019 нчы елда районда 217, ягъни 2018 нче елдагыдан 44 процентка күбрәк җинаять теркәлгән. Милек урлау, эчкечелек, вакытында хезмәт хакы түләнмәү белән бәйле эшләр, мөрәҗәгатьләр шактый. Кайберәүләр мошенниклар тарафыннан алданган. Кайбер оешмаларда, бигрәк тә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә милекне - материаль байлыкны саклау торышы начар оештырылган.

Утырышта Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтленең райондагы җәмәгать ярдәмчесе Рагия Нурхамәтованың да доклады тыңланды, ул 2019 ел йомгаклары белән таныштырды. Муниципаль районының контроль - хисап палатасы отчеты да узган елдагы эшне анализлау турында иде.

Депутатлар “Чирмешән муниципаль район” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында Советның карар проектын 2020 елның 30 мартында ачык тыңлауларда карарга килештеләр.

Әлеге чара Чирмешән авылы, Беренче Май урамы, 36 нчы йорт адресы буенча балалар сәнгать мәктәбе бинасында сәгать 9да үтәчәк. Карар проекты хокук порталында һәм район газетасының рәсми сайтында басылачак.

Әлеге утырышта муниципаль районның муниципаль милкен кече һәм  урта эшкуарлык субъектларына бирү белән бәйле мәсьәлә уңаеннан һәм муниципаль хезмәткә кагылышлы карарлар да чыгарылды.

Депутатлар Советның 2019 елның 13 декабрендә кабул ителгән 256 нчы карарына үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертеп, район бюджетының керем өлешен 507 мең 898 сумга, ә чыгымнар өлешен 16 миллион 243 мең сумга арттырдылар, әлеге средстволарның кайларга юнәлдерелүен карарда чагылдырдылар.

Утырыш карары нигезендә, Чирмешән муниципаль районының социаль - икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән өчен, Искәндәр Гата улы Гарифуллинга һәм Фаяс Фәтхи улы Минһаҗевка “Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины” дигән исем бирелде.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев