Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы бюджетына үзгәреш керттеләр

Муниципаль район Советы 2021 елда район бюджетының керем өлешен 23 миллион 87 мең сумга артыру турында карар чыгарды.

Өстәмә керемнәр исәбенә, бюджетның чыгымнары 23 миллион 124 мең сумга арта.

Бу хакта мәсьәлә Советының унбишенче утырышында каралды, әлеге средстволарның нинди максатларга тотылачагы да билгеләнде.

Шулай итеп, район Советының 2020 елның 14 декабрендә кабул ителгән 24 нче карарына үзгәреш кертелде.

Депутатлар Чирмешән муниципаль районы составына керүче муниципаль берәмлекләр (авыл җирлекләре) шәһәр төзелешен проектлауга җирле нормативларны да расладылар.

Район Советы утырышын район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. 

Утырышта тагын ике якташыбызга районның мактаулы гражданины исемен бирү хакында карарлар чыгарылды.

Муниципаль район Советы карарлары нигезендә, районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен, Мингосман Мирсәит улы Мортазинга (Иске Кади авылы) һәм Хафиз Гаяз улы Миргалимовка (Казан шәһәре) “Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районының мактаулы гражданины” исеме бирелде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев