Чирмешән районы башлыгында быел 150 гә якын кеше кабул итүдә булган
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районы башлыгында быел 150 гә якын кеше кабул итүдә булган

Октябрь аенда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 15 кешене – гражданнарны кабул иткән, ә ел башыннан бирле аңа 150гә якын чирмешәнле үз гозерен җиткергән.

Гражданнарның күпчелеге шәхси йорт төзү өчен җир участогы кирәксенеп, дәвалану өчен яки ниндидер зыян күргән кешеләр матди ярдәм сорап та килә, үз эшен башларга теләүчеләр дә бар.

Район җитәкчесе гражданнарны һәр атнаның сишәмбесендә, ягъни айга 3-4 тапкыр кабул итә.

Фото:архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев