Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советының кайбер карарлары гамәлдән чыгарыла

Муниципаль район Советы депутатлары Советның чираттагы дүртенче чакырылыш, унберенче утырышында районда муниципаль торак контроле турында Нигезләмәне раслап карар кабул иттеләр.

Әлеге карар 2022 елның 1 гыйнварыннан соң үз көчен ала. Советның район территориясендә торак контролена кагылышлы, 2014 елның 19 мартында кабул ителгән 211 нче, 2018 елның 6 мартындагы 144, 2020 елның 28 августындагы 291 нче карарлары гамәлдән чыга.

Муниципаль район Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов рәислегендщ узган утырышта муниципаль район территориясендә җир контроле турында да Нигезләмә расланды. Бу хакта элек, 2011 елның 25 февралендә кабул ителгән 25 нче карар көчен югалткан санала.

Депутатлар шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын әзерләү, раслау тәртибе, район һәм авыл җирлекләре муниципаль берәмлекләрендә аларга үзгәрешләр кертү хакында да карар чыгардылар. Моңа кагылышлы, 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән 200 нче санлы карар үз көчен югалта.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев