Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы депутатлары хезмәт хакы түләүгә средстволар эзләделәр

Муниципаль район Советының чираттагы бишенче утырышында казнадан хезмәт хакы түләүгә средстволар эзләделәр һәм таптылар.

Муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә узган утырышта район бюджетының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 план чорына 2019 елның 13 декабрендә кабул ителгән 256 нчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Конкрет алганда, муниципаль район бюджеты, өстәмә керемнәр хисабына, 1 миллион 351 мең сумга күбәйтелде һәм аны районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасын тотуга кулланырга карар кылынды.

Муниципаль район хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен, бюджетның резервланган чыгымнарын 3 миллион 844 мең сумга киметтеләр (мәгариф, мәдәният, кинематография, физкультура һәм спорт тармакларыннан, авыл җирлекләре счетларында ел башына калган средстволардан). Депутатлар бу уңайдан да килешү юлы таптылар.

Әлеге акчалар Советны, башкарма комитетны, финанс-бюджет һәм контроль-хисап палаталарын тотуга һәм башка өлкәләргә җибәрелә, шул исәптән Югары Кәминкә һәм Күтәмә авыл җирлекләренә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев