Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән район Советы депутатлары балалар ялын кайгырталар

Быел, җәйге каникуллар вакытында районда 13 мәктәп яны һәм ял -  хезмәт лагерьлары эшләячәк. 160лап баланы “Кояшлы” ял лагерында ял иттермәкчеләр.

“Кояшлы” лагерында корпусларда агымдагы ремонт үткәрелгән, байтак җиһаз, савыт-саба яңарган, тирә-юнь тәртипкә китерелгән. Балаларның ялын, тормышын куркынычсыз итү өчен, монда ведеокүзәтү җайланмалары, каравылчылар, сак хезмәте дә бар. Сабыйларны ашату мәсьәләсе хәл ителгән, бу яктан проблемалар юк. Лагерь 10 июньдә беренче сменага балалар кабул итәчәк.

“Кояшлы”да балалар ялын нәтиҗәле, кызык үткәрү өчен средстволар республика һәм район бюджетыннан бирелә.

Балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, савыгуын һәм мәшгульлеген оештыру буенча мәсьәләне, гомумән, район Советының чираттагы тугызынчы утырышында (дүртенче чакырылыш) да карадылар, карар кабул иттеләр, бурычлар билгеләделәр.

Кызганыч, шул ук “Кояшлы”да ябык диярлек режим кертелә, балалар, персонал да анда-монда чыгып йөрмиячәк, ата-аналарга да бу вакытта иркенләп аралашу булмаячак. Болар, билгеле, санитар-эпидемиологик хәл аркасында таләп ителүче шартлар.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары оештыру өчен, дәүләт һәм муниципаль карамактагы авыл хуҗалыгы җирләрен бирү хакындагы мәсьәләне дә тикшереп, авыл хуҗалыгы биләмәләре хосусыйлаштыру вакытында билгеләнгәннән чыгып, гражданнар район буенча уртача җир участокларын 3 гектар күләмендә бушлай милеккә алырга хокуклы. Депутатлар бу норманы карарда чагылдырдылар.

Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә үткән тырышта муниципаль район Советының “Татарстан Республикасы “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” да карар чыгарылды, аның буенча проект карары беренче укылышта хупланды. Проект буенча ачык тыңлаулар 2021 елның 24 июнендә сәгать 10да район мәдәният йортында узачак.

Районда спорт объектларын нәтиҗәле файдалану хакында мәгълүмат исәпкә алынды.

Совет карары нигезендә, муниципаль район бюджетының керемнәрен, 2021 елда өстәмә керемнәр хисабына 1 миллион 94 мең сумга күбәйттеләр. Бу ел башында район бюджетындагы счетларда калган средстволар. 3 миллион 635 мең сум акча хисабына да, район бюджеты 4 миллион 729 мең сумга арттырылды, аларның нинди максатларга юнәлдереләсе күрсәтелде.

Утырышта каралган башка мәсьәләләр муниципаль хезмәттәгеләрнең яисә муниципаль хезмәткә дәгъва кылучыларның керемнәре, милке, алар турында, санлы финанс активлары һәм санлы хокуклары турында мәгълүмат бирү хакында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев