Чирмешән кадетларына депутат Парламент дәресе уздырды
Советлар һәм тормыш

Чирмешән кадетларына депутат Парламент дәресе уздырды

ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары белән «Татарстан – уртак йортыбыз» темасына Парламент дәресе уздырды.

Депутат әңгәмә барышында халыклар бердәмлеге, мәдәниятебезнең һәм телләрнең күптөрлелеге республиканың уникаль байлыгы булуын билгеләп үтте, шулай ук укучыларның игътибарын Татарстан халыкларының бердәмлегенә һәм үзара ярдәмләшеп яшәүләренә, традицияләрне хөрмәтләүләренә дә юнәлтте.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев