Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән депутатлары эшмәкәрләрне яклыйлар

Муниципаль район Советы депутатлары 2019 елда район бюджеты үтәлеше турында карар да кабул иттеләр.

Муниципаль район Советы депутатлары 2019 елда район бюджеты үтәлеше турында карар да кабул иттеләр.

Үткән ел буенча район бюджеты керемнәре 796 миллион 291 мең сум, чыгымнар 797 мең 739 мең сум күләмендә расланды. Салымнар җыю планнары үзебездә дә үтәлгән, республика да тиеш күләмдә, ягъни 559 миллион сум (бюджетның 65 проценты кадәр) акча биргән.

Керемнәргә урын табылып тора, Советның чираттагы илле бишенче утырышында 2020 елга район бюджетының керемнәр өлешен 253 мең, ә чыгымнар ягын 2 миллион 191 мең сумга арттыру турында килештеләр һәм карар кабул иттеләр.

Муниципаль район башлыгы һәм район Советы рәисе урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов рәислегендә район мәдәният йортында узган утырышта Советның 2012 елның 11 декабрендә кабул ителгән “Чирмешән муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасын раслау турында” 135 нче санлы карарына үзгәрешләр кертелде, муниципаль хезмәткә кагылышлы 2018 елның 6 мартындагы карарга да үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында тавыш бирделәр.

Районның җирле үзидарә органнарының вазифаи затларга, сайланулы әгъзаларына, депутатларга карата, үзләренең, якыннарының керемнәре, чыгымнары, милекләре турында дөрес һәм тулы булмаган мәгълүматлар өчен җаваплылык чаралары куллану тәртибе хакында да карар чыгарылды.

Утырышта шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына аренда түләүләрен кичектереп тору өлкәсендә яклау чаралары турындагы мәсьәлә дә каралды, муниципаль милекне һәм җир участокларын файдаланган өчен аренда һәм пенялар буенча бурычларны кайтарып алу һәм гамәлдән чыгаруны өметсез дип табу тәртибе турында Нигезләмә расланды, бу хакта 2014 елның 20 октябрендә кабул ителгән 237 нче санлы карарга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова “Татарстан АССРның 100 еллыгы: тарих һәм бүгенге заман” турында чыгыш ясап, юбилей кысаларында районда башкарылган эшләр турында сөйләде. Докладтан күренгәнчә, узган елдан башлап, бу уңайдан бик күп тематик чаралар оештырылган: фестивальләр, бәйгеләр, очрашулар, күргәзмәләр булган, дистәләрчә яңа объект төзелгән яки үзгәртеп корылган, данлы, уңган якташлар хөрмәтләнгән. Юбилей чаралары әле дә дәвам итә.

Казаннан килгән кунак – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да, юбилей белән котлап, республика тарихы, казанышларыбыз турында байтак мәгълүмат ирештерде. “Татарстан бүген – бик күп юнәлешләр буенча үрнәк, модель төбәк. Без ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелүче чорда яшәвебез белән горурланырга тиеш”, - диде ул.

фото: Айнур Загитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев