Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

50 яшьлекләрне эшкә алалармы?

Татарстанда кемнәрне эшкә колач җәеп көтә­ләр: 30 яшьлек ир-ат­нымы, әллә пенсия алды яшендәге абзыйнымы? Ирләргә өстенлек би­рә­ләрме, хатын-кызгамы?

Сораштырулар күр­сәт­кәнчә, пенсия яшен­дәгеләр бүген эш урыннары өчен калтырап яши. Бүген-иртәгә кумаслармы, урындыкны бушатырга кушмаслармы, дип торалар. 

Олы яшьтә эш эзләүчеләрнең күбесе – хатын-кызлар, алар пенсионер ирләргә караганда 1,7 тапкыр күбрәк эш эзли. Моның нәрсә белән бәйле икәнен тәгаен әйтүче юк: әллә хатын-кызларның ул яшьтә энергияләре күбрәк, әллә бала һәм оныкларына ярдәм итәселәре килә, әллә ирләр пенсиягә чыкмас борын үлеп бетә шунда... 

Хәер, тикшерүчеләр хатын-кызларның бу активлыгы озакка бармый дип ышандыра. Тагын бераз эшләп, 63 яшьләре тулу белән, аларның хезмәт базарындагы активлыгы 9 (!) тапкыр кими икән. Дөрес, олы яшьтә дә рәхәтләнеп музыка язучы композиторлар, шәп рәссамнар, яхшы архитекторлар бар. Әмма болар күпчелек профессия түгел шул. 

Карт укытучылар, гадәттә, замана таләп иткән зур йөкләмәгә чыдый алмый, 70не узган хирургка да иң җаваплы урынны ышанып тапшырмыйлар. Кызганыч, ләкин пенсионер хезмәткәрләрнең гомуми картинасы бүген бер дә сөендерерлек түгел... 

Фото: https://pixabay.com/

Источник: http://akcharlak.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X