Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Җәйге салат

    Әлеге диетик салатны ни өчен моңарчы тәкъдим итмәгәнмен?! Үзем мин аны еш әзерлим. Тукландыра һәм тазартмый. Салатны бер ашарлык әзерлисе.

    Кирәк: * кыяр – 1 данә;

    * редис – 5 данә;

    * укроп - бер тотам;

    * руккола * эремчек (эре, майлылыгын үзегез карагыз) – 125 г;

    * каймак яки гади йогурт – 3 аш кашыгы;

    * тоз, борыч - тәменчә.  

    Эш барышы:  1. Кирәкле ингредиентларны әзерләп куябыз. Яшелчәләрне юабыз.

    Реклама

    2. Редис белән кыярны вак шакмакларга турыйбыз.

    3. Укропны вак итеп турыйбыз. Эремчекне өстибез.

    4.Тозыйбыз, борычлыйбыз, каймак салып болгатабыз. 

    5. Сай тәлинкәгә салып, руккола яфраклары белән бизибез.

     

    рецептны Марина Дмитриева тәкъдим итте
     

    Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/salat/yge-salat

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: