Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Яңа елга үрдәк пешерәбез

Күпләр Яңа елга берәр кош пешерергә гадәтләнгән. Русиялеләрнең күбесе бәйрәмгә каз яки тавык кыздыра. Каз пешерү рецептын инде куйган идек. Ә сез үрдәкне дә искиткеч тәмле һәм җиңел итеп пешереп булганын белә идегезме?

Рецепты менә шундыйрак: Үрдәкне тулысы белән дә, аерым канатларын, ботларын, түшкәсен пешерергә дә була. 

Кыздырганда мае яхшырак чыксын, үзен үзе майлап пешсен һәм маринад яхшырак сеңсең өчен ит тиресенә пычак белән сызыклар кисеп чыгабыз. Үрдәкне маринадка тыгабыз, бер-ике сәгатькә калдырабыз.

Маринад: бер әфлисун кабыгы һәм согы, 50 мл чамасы соя соусы, бер чәй кашыгы бал, тоз, кашык очында гына аджика, розмарин.

Үрдәкне маринадтан алып табада бераз кыздырабыз һәм өстенә маринадын да салып, табаны фольга белән каплап мичкә куябыз. Гарнирга бәрәңге дә, дөге дә, макарон да бик әйбәт була. 

Ашлар тәмле, бәйрәмнәр мөбарәк булсын!

Фото: https://pixabay.com/ru

Чыганак: idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт , үрдәк

2
X