Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа ел салаты!

    Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез. Кирәк: * тавык түше - 150 г; * бәрәңге - 2 данә; * маринадлаган кыяр - 3-4 данә (вак); * башлы суган - 1/2 данә; * йомырка - 3 данә; * кишер - 1 данә; * майонез - 3 аш кашыгы; * тоз, борыч; *...

    Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез.

    Кирәк:

    * тавык түше - 150 г;
    * бәрәңге - 2 данә;
    * маринадлаган кыяр - 3-4 данә (вак);
    * башлы суган - 1/2 данә;
    * йомырка - 3 данә;
    * кишер - 1 данә;
    * майонез - 3 аш кашыгы;
    * тоз, борыч;
    * зәйтүн, казылык, яшелчә.

    Эш барышы:

    1. Маринадлаган кыяр, пешкән бәрәңге, пешкән тавык түше һәм суганны вак шакмаклар итеп турыйбыз.

    2. Тоз, борыч, майонез өстәп, болгатабыз.
    3. Сай тәлинкәгә йөрәк формасында җәябез.

    4. Каты пешкән йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Вак угычта төрле савытларга уабыз.
    Рәсемдәгечә җәябез.

    5. Пешкән кишерне угычта уабыз.

    7. Этнең колагына охшатып салабыз.

    8. Зәйтүннән күз, борын ясыйбыз. Казылыктан - тел. Нечкә туралган зәйтүннән авыз, керфек ясап була.
    Яшелчә белән бизибез.

    syuyumbike.ru фотолары

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: