Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Пионнарны аерып утыртырга вакыт

Киләсе язда күпьеллык чәчәкләр күз явын алырлык матур булсын өчен аларны бүген кайгыртырга кирәк.

Бакчада эшләрнең тынып торганы да юк. Чәчәкләрне вакытында тәрбияләсәң, алар киләсе елга тагын да эрерәк һәм матуррак чәчәк атачак. Бу уңайдан Русия Авыл хуҗалыгы үзәге Башкортстан филиалының үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре чәчәк үстерүчеләргә киңәшләр бирә.

— Күпьеллык чәчәкләр — флокс, астра, дильфиниум, лилия, ландыш, примулаларны бүлеп, яңа урыннарга утыртырга вакыт. Бөреләре сәламәт булган үсентеләрне утыртыгыз, ә авыруларны секатор белән кисеп ташлагыз, киселгән урынына агач көле сибегез. Шулай итсәң, авыру керми, череми дә. Һәр үсентене башта алсу төстәге марганцовка эремәсенә салып торырга кирәк. Бу ысул авырулар булдырмау өчен бик шәп.

Бакчада пионнарны бүлеп, күчереп утыртырга була. Август ахыры һәм сентябрь башы - моның өчен уңайлы вакыт.

Розаларны да кышка әзерли башлагыз. Кипкән чәчәкләрен, ботакларын, куакның уртасыннан үсеп чыккан яшь ботакларны кисеп алырга кирәк. Әгәр авырулар күренсә, 1 процентлы сода эремәсе, яки "Фитосоприн-М" препараты белән эшкәртегез.

Клематис — бик иркә куак. Аңа әле фосфор һәм калий кирәк: бер куакка 0,5 аш кашыгы суперфосфат һәм калий җитә. Киләсе елда клематис матур һәм эре чәчәкләр белән сөендерсен, дисәгез, 2 грамм бор кислотасын бер стакан кайнар суда эретегез һәм, бу катнашманы 10 литр суга кушып, куакка сибегез, — дип киңәш бирә белгечләр.

источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X