Йомырка һәм суганнан пирожки
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Йомырка һәм суганнан пирожки

Балаларның иң яраткан ризыгы бу. Сезнең белән дә уртаклашасым килә.

Кирәк булачак: 1,5 стакан он, 250 грамм каймак, 5 йомырка, 1 кашык камыр көпшәкләндергеч, 20 грамм яшел суган, 30 грамм шикәр, 1 теш сарымсак тоз, үсемлек мае.

Өч йомырканы пешереп, вак итеп туралган суган белән болгатырга. Тәменчә тоз һәм борыч салырга онытмагыз.

Онга тоз һәм көпшәкләндергеч салырга, тагын 2 йомырка, 250 грамм каймак һәм шикәр өстәргә, ә аннары барысын да бутап, камыр ясарга кирәк. Камырга эчлек салып, ике яклап майлы табада кыздырырга. Табынга каймак белән бирсәгез, тәмлерәк булачак.

чыганак

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев