Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вакытында белгечкә күренегез

Былтыр районда яман шеш белән авыручылар соңгы биш елның бер елы белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк булды. Бүген районда яман шешле 338 авыру бар (2010 елда 290 иде). Былтыр 84 авыру исәпкә куелды, рактан 42 кеше вафат булды. Һәр икенче хатын-кызның сөт бизләрендә 30 яшьтән узгач төрле шешләр барлыкка килергә...

Былтыр районда яман шеш белән авыручылар соңгы биш елның бер елы белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк булды.


Бүген районда яман шешле 338 авыру бар (2010 елда 290 иде).

Былтыр 84 авыру исәпкә куелды, рактан 42 кеше вафат булды.

Һәр икенче хатын-кызның сөт бизләрендә 30 яшьтән узгач төрле шешләр барлыкка килергә мөмкин. Аларның күбесе сәламәтлеккә һәм тормышка куркыныч тудырмаучы зарарсыз шешләр.

Яман шешләр, аерым алганда сөт бизе рагы, күп тапкырга сирәк очраса да, 40 яшьтән узган хатын-кызларда әйдәүче онкология чирләренең берсе булып тора. Хәзер районда 50 хатын-кызга шундый диагноз куелган. Мондый күңелсез статистиканың сәбәбе - табибларга вакытында мөрәҗәгать итмәү.

Сөт бизе рагы белән, бала тудырмаган, җенси тормыш белән бик соңлап яши башлаган, бала төшерткән хатын-кызлар ешрак чирли. Статистика күрсәткәнчә, туганнарында сөт бизе рагы булган хатыннар шулай ук хәтәр төркемгә керә.

Төрле гормональ тайпылышлары булган хатын-кызлар да бу авыруга тиз бирешүчән. Сөт бизләрендә зарарсыз шеш табылган пациентлар да хәтәр төркемгә керәләр.

Сөт бизе рагын кисәтүнең төп алымы - даими рәвештә профилактик тикшерүләр узу. Хатын-кызлар үзләре дә күкрәкләрен, култык асларын бармак очлары белән әледән-әле капшап, тикшереп торырга тиешләр. Сөт бизе рагының билгеләре: күкрәктә, култык астында каты төерләр, кабарынкы урыннар, күкрәкнең формасы үзгәрү, имчәктә сыекча күренү, ими очының эчкә батып торуы, тиредәге үзгәрешләр.

Күкрәктәге яман шешне хирургия юлы, полихимио-терапия нурландыру белән дәвалыйлар.

Сөт бизе рагы дәвалана, бары вакытында белгечкә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.

Айрат Кашапов,
район үзәк больницасы врач-онкологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined табиб киңәше

2
X