Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Шикәр диабеты – замана чире

Соңгы вакытларда шикәр диабеты замана чиренә әйләнеп бара. Дөньяда аннан 300 миллион кеше җәфалана икән. Россиядә андыйлар 10 миллион чамасы. Районда, үзәк больницада әйтүләренчә, шикәр диабеты белән авыручы 397 кешенең алтысы - балалар. 15 кешедә бу чир әле быел гына ачыкланган. Беренче типка керүче 32 кеше инсулинга бәйле. Яшенә, җенесенә,...

Соңгы вакытларда шикәр диабеты замана чиренә әйләнеп бара. Дөньяда аннан 300 миллион кеше җәфалана икән. Россиядә андыйлар 10 миллион чамасы.


Районда, үзәк больницада әйтүләренчә, шикәр диабеты белән авыручы 397 кешенең алтысы - балалар. 15 кешедә бу чир әле быел гына ачыкланган. Беренче типка керүче 32 кеше инсулинга бәйле.

Яшенә, җенесенә, нәселендә бу чир булу-булмавына карамастан, теләсә кем шикәр диабеты белән чирләргә мөмкин. Ул төрлечә башланып китә. Кайбер очракларда кеше 10 килограммга кадәр авырлыгын югалта, көнгә 4-5 литр су эчеп шул кадәр үк бүлеп чыгарырга да мөмкин. Мондый очракта кичекмәстән врачка мөрәҗәгать итәргә.

Чирнең билгеләре әкренләп тә сизелергә мөмкин: авыз кибү, эчәсе килү, күп күләмдә сидек бүленеп чыгу ешая. Кайберәүләр үзләрен сәламәт итеп сизә, авыру бары кан анализында гына сизелә.

Шикәр диабетын ике төргә бүлеп карыйлар. Беренче төр авырулар бары инсулин белән генә дәвалана.

Икенче төре - өлкән буын чире, ул 40 яшьтән соң көчәя һәм 90 процент очракта симерү күзәтелә. Чир нәселдән дә килергә мөмкин, аның көчәюенә тышкы факторлар (күп ашау, аз хәрәкәтләнү, стресслар) да тәэсир итә.

Шикәр чиренең үсеш алуын кисәтү өчен гәүдә авырлыгын нормада тотарга. Юанаюга бирелүчәннәргә артыгын ашамаска, күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш ителә. Шикәрле ризыкларны, баллы эчемлекләрне, камыр ашларын, итле, майлы ризыкларны, спиртлы эчемлекләрне чикләргә яки бөтенләй кулланмаска. Спорт белән шөгыльләнү, һәр көнне физик эш башкару да шикәр чирен кисәтүнең бер алымы. Стресслар, депрессияләр, нерв талчыгулары да чирнең көчәюенә сәбәп була.

Шикәр диабеты белән чирләүчеләр саны елдан-ел артуын исәпкә алып, һәркем әлеге чирне кисәтүче чараларны үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сәламәтлек