Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Салкын тиюдән дөрес сакланыгыз!

Елның салкын һәм матур бу вакыты безгә күңелле минутлар белән бергә күп кенә авырулар да китерергә мөмкин. Алардан ничек сакланырга?

Сарымсакның вируслар белән көрәшүче булуын яхшы беләсез, әлбәттә. Әгәр аны ашарга яратмасагыз, турап, йоклаганда караватыгыз янына куегыз яисә, кайнап чыккан суга салып, ингаляция эшләгез.
Эштән кайткач та борынны тозлы су белән юарга кирәк. Ә урамга чыкканда оксолин мазе яисә эвкалипт мае сөртү яхшы булыр.
Чәегезгә иртән ун тамчы элеутерококк тамызыгыз. Лимонны күбрәк кулланыгыз, ә менә авырулар чорында сөт ризыкларын һәм татлы камыр әйберләрен сирәгрәк ашасагыз да була.
Иң мөһиме – аякларыгызны һәрвакыт җылыда һәм корыда тотыгыз. Моның өчен сезгә борычлы пластырь ярдәм итәр.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев