Күзләрегезне саклагыз
Җиһанга карап аның гүзәллеген күрү - зур бәхет. Һәм бу бәхетне кешегә күзләр бирә. Шуңа да аларны сакларга, кайгыртырга кирәк. Балаларда еш кына коньюктивит хасил була. Күзләргә микроб гадәттә пычрак куллардан я уртак кулланылучы сөлгедән эләгергә мөмкин. Кайчак коньюктивит берьюлы күп балага йога. Аларның күз кабаклары кызара, яшь ага, ә...
Җиһанга карап аның гүзәллеген күрү - зур бәхет. Һәм бу бәхетне кешегә күзләр бирә. Шуңа да аларны сакларга, кайгыртырга кирәк.
Балаларда еш кына коньюктивит хасил була. Күзләргә микроб гадәттә пычрак куллардан я уртак кулланылучы сөлгедән эләгергә мөмкин. Кайчак коньюктивит берьюлы күп балага йога. Аларның күз кабаклары кызара, яшь ага, ә күз кырыйлары эренләнә.
Мондый авыруны махсус дарулар белән дәвалыйлар.
Күзгә инфекция эләгеп арпа чыгуы да нәкъ гигиена кагыйдәләрен үтәмәү аркасында була. Бу чир белән сәламәтлекләре начар булган балалар ешрак авырый. Арпаны сытарга ярамый, чөнки инфекциянең канга үтүе ихтимал. Монда да табиб күзәтчелеге астында махсус дәвалану зарур.
Күрү үткенлеге төрле зурлыктагы хәрефләр таблицасы буенча тикшерелә.
Ерактан начар күрү (близорукость) аеруча балаларга һәм яшүсмерләргә хас. Якыннан күрмәү (дальнозоркость) 40 яшьтән узган кешеләрдә еш була.
Нормаль күрүне формалаштыру һәм аны саклау өчен түбәндәгеләрне белү, үтәү мөһим:
- яхшы-якты бүлмәдә укырга, язарга, язган чакта яктылык сул яктан төшәргә тиеш;
- транспортта укымаска, ә яткан килеш укыганда текст күзләрдән 30-35 сантиметр арада булсын;
- эш бүлмәсе тыныч-тыйнак (мисал өчен сары-яшел) төсләрдә буялган булса яхшы;
- саф һавада ешрак йөрү күзләр өчен дә файдалы;
- аеруча көчле яктылыкка (эретеп ябыштыру аппаратына, кояшка) карау зыянлы;
- күзләрне бәрелүдән сакларга кирәк;
- туклануда "А" витамины җитешмәгәндә күзнең яктылыкны тоемлавы начарая һәм "тавык күзе" авыруы барлыкка килә;
- спиртлы эчемлекләр куллану да, "А" витаминын юкка чыгарып, бу чирне китереп чыгарырга мөмкин.
Күзләр өчен махсус гимнастика да бар:
- күзләрне йомып, ачарга. Бу күнекмәне 4-6 тапкыр кабатларга;
- күз кабакларын бармаклар белән 1 минут сыйпарга;
- күзләрне әйләндереп йөртергә: сулдан-өскә-уңга- аска-уңга-өскә-сулга-аска;
- кулны алга сузарга. Бармак очыннан күзне алмыйча, кулны әкрен генә борынга китерергә, ә аннан соң әкрен генә кулны кире сузарга, моны биш тапкыр кабатларга;
- тәрәзәгә карап иң ерак ноктаны табып, 1 минут шунда карап торырга.
Нурсинә Варзар,
район үзәк больницасының офтальмология кабинеты шәфкать туташы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев