Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кызыл миләш – бавырга да, канга да шифа

Кызыл миләшнең шифасы әйтеп бетергесез. Кызыл миләштә С һәм К витаминнары, микроэлементлар күп. Анда шулай ук каротин һәм Р витаминнары бар.

Аның согын атеросклерозны һәм гипертоник авыруларны дәвалау өчен файдаланалар. Миләш төнәтмәсе эч йомшарту өчен дә әйбәт. Ашказаны, эчәк авырулары вакытында аннан төнәтмә ясап эчәргә киңәш ителә. Миләш согы бөердән ташларны чыгару өчен дә файдаланыла.  Табиблар шикәр чире белән интегүчеләргә, бавыры авыртканнарга да миләш ашарга куша.

Миләш согы. Аны ясау өчен  400 г миләшне изеп, аңа 2 литр кайнаган су һәм бераз шикәр комы салырга, дүрт сәгатьтән соң болгатып, сөзеп эчәргә кирәк. Эч катканда берничә атна буена көнгә өч тапкыр 70–100 грамм шундый сок эчәргә киңәш ителә.

Азканлылыктан. Ике аш кашыгы кызыл миләш җимешен ике стакан кайнар суга салып, бер сәгать төнәтеп торгач сөзәргә. Шуны көн буена өч-дүрт тапкыр аз-азлап эчәргә кирәк.

Үт куыгы ялкынсынган (холецистит) кешеләр дә миләш согының файдасын күрә. Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Моннан тыш кызыл миләшне изеп, шикәр комы һәм кайнар су белән болгатып, йоклар алдыннан эчү дә файдалы.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X