Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән үзәк больницасы поликлиникасында ремонт октябрьдә төгәлләнергә тиеш

Район үзәк больницасы поликлиникасында республика программасы нигезендә күләмле ремонт эшләре бара. Әлеге бинаны төзекләндерүгә 67 миллион сум акча бирелгән.

-Ремонт яз көне башланды, -ди баш врачы урынбасары Рәфис Гафуров. –Бүген балалар консультациясе бинасында төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Хәзер төзүчеләр поликлиника бинасына күчтеләр.

Монда тәрәзәләр тулысынча алмаштырылган. Бинада су үткәргечләр, җылылык системасы, электр тимерчыбыклар яңартылачак. Бүген икенче катта бизәклләү эшләре бара, стеналарны, түбәләрне, идәннәрне ясыйлар, ишекләр куялар. Бу көннәрдә беренче катта урнашкан кабинетларда эшләүчеләр вакытлыча башка урыннарга күченә, биредә дә үзгәртеп кору башланачак.

-Табиблар авыруларны гадәти режимда кабул итәләр, -ди Рәфис Гафур улы.-Вакытлыча тудырылган уңайсызлыклар өчен пациентлардан гафу үтенәбез, аларның бу хәлне аңлауларын сорыйбыз.

Яңа төс алган поликлиника октябрь аенда ачылырга тиеш.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев