Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән районында коронавирус белән авыручылар саны арткан

Чирмешән районында бүгенге көнгә сигез кешедә коронавирус авыруы беленгән, ике кеше терелгән, алты кеше дәвалануын дәвам итә.

-Бер кешене Әлмәткә хастаханәгә озаттык, калганнарда авыру җиңел формада, симптомсыз уза. Алар һәм аларның якыннары карантинда, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Әлеге йогышлы чиргә анализ бирүчеләр тагын бар, әлегә аларның нәтиҗәләре билгеле түгел.

Республикада коронавирус йоктыру очраклары кимүгә барса, районда әлеге чирне йоктыручылар саны соңгы көннәрдә кискен артты, димәк безгә тынычланырга иртәрәк.

-Килеп туган хәлнең җитдилеген аңлап, барлык саклану чараларын үтәүгә бик җитди карарга, һәркайсыбызга сакланырга кирәк, - ди районның баш табибы. – ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз, җәмәгать урыннарында индивидуаль саклану чараларын кулланыгыз. Сез һәрдаим битлек һәм перчаткадан булырга тиеш, урамнарда йөргәндә кулыгыз белән битегезгә, борыныгызга тотынмагыз. Дистанция саклап хәрәкәт итәргә, кулларны кат-кат сабынлап юарга кирәк.

Тулаем алганда, районда хәл тотрыклы.
фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев