Сәламәтлек

Бер атнада - яңа бина

Мордва Афонькәсендә модульле яңа ФАП төзелә. Дөресрәге, аны бер атна эчендә монтажлап куйганнар. Хәзер бина тирәсен төзекләндерәсе, коймалар эшлисе, газ торбалары сузасы калган. - Әлеге медицина пунктында су, электр, канализация ясалды да, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров әйтүенчә, барлык...

Мордва Афонькәсендә модульле яңа ФАП төзелә. Дөресрәге, аны бер атна эчендә монтажлап куйганнар. Хәзер бина тирәсен төзекләндерәсе, коймалар эшлисе, газ торбалары сузасы калган.


- Әлеге медицина пунктында су, электр, канализация ясалды да, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев.

Район үзәк больницасы баш врачы Гайсә Сәгыйров әйтүенчә, барлык бу эшләргә республика бюджетыннан ике миллион сумнан күбрәк акча бүленгән.
Озакламый, август аенда, Югары Кәминкәдә дә модульле шундый медицина пункты төзеләчәк.

Кадыйр Гомәров фотосы.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


undefined сәламәтлек

Нет комментариев