Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Татарстан эшмәкәрләре электрон документ әйләнеше сервисына бер ел бушлай керә алачак

Татарстанда электрон документ әйләнеше сервисына бушлай керү мөмкинлеге бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итү ачылды. Әлеге сервистан бер ел буе файдаланырга рөхсәт ителәчәк, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.

Гаризалар «Минем бизнес» үзәгендә кабул ителә. Аның белгечләре эшмәкәрләрнең электрон документ әйләнеше сервисларын куллануның мөһимлеген һәм уңайлылыгын билгели. 

Электрон документ әйләнеше сервисы ярдәмендә:

  • документларны цифрлы рәвештә алу, төзү, эшкәртү, җибәрү;
  • архив алып бару, бердәм документлар базасын формалаштыру;
  • башка шәһәрләрдән контрагентлар белән килешүләр төзү;
  • офистан тыш килешүләргә кул кую;
  • отчет бирү өчен документлар пакетларын табу, әзерләү мөмкин.

Заявканы кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ цифрлы платформасында шәхси кабинетында карап бара алачак. Өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча белергә мөмкин: +7(843)524-90-90.

Әлеге программа «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла. Проектны Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев