Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Рөстәм Миңнеханов Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеоязма форматында котлау куйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында Яңа төбәкләрнең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеокотлау куйды.

«Дуслар, берләшү көне белән! Ватанга кайтуыгыз белән! Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләрне аеруча котлыйм! Без бергә!» - дип язган республика җитәкчесе.

Видеороликта Казан күренешләре Татарстанның шефлыгындагы Луганщина тормышы мизгелләре белән алмашына, алар Россия, аерым алганда, республика белән элемтәләренә басым ясый. Болар барысы да балалар башкарундагы «С чего начинается Родина» дигән мәшһүр совет җырына (Вениамин Баснер көе, Михаил Матусовский сүзләре) салынган.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрендә яшәүчеләргә алга таба да ярдәм итәргә вәгъдә итте. Бүген ул республика киңәшмәсендә яңа төбәкләрдә яшәүчеләрнең ярдәмгә мохтаҗ булуын билгеләп үтте.

2022 елның 23-27 сентябрендә Донецк һәм Луганск халык республикаларында, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә референдумнар узды. Аларның нәтиҗәләре буенча 2022 елның 30 сентябрендә РФ Президенты һәм бу төбәкләр җитәкчеләре Россиягә үз территорияләрен кушу турында килешүләр имзалады. Соңрак, 4 октябрьдә, Владимир Путин бу килешүләрне ратификацияләү турындагы законнарга имза куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев