Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казан Кирмәнендә заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.

30 август, Шәһәр һәм республика көнендә, Казан Кирмәнендә «ДәртФест» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Көне буена монда ике сәхнәдән — Зур һәм Кече — музыка яңгыраячак, һөнәрчеләр һәм нәшриятчеләр ярминкәсе, балалар мәйданчыгы эшләячәк һәм мода күрсәтү булачак. Барысы турында аерым — түбәндә сөйлибез.

Шәһәр халкы яратып ял итәргә йөргән Кабулханәләр ишегалдында «Yummy Music» иҗат берләшмәсе артистлары чыгыш ясаячак, араларында: Azat Gilmetdin, qaynar лабораториясе, Juna фолк-төркеме, Gauga рок-төркеме. Концерт Илһам Шакировка багышланган мәдһия белән тәмамланачак: Yummy Music Band төркеме белән Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шайхразиев һәм Эльвира Мифтахова җырлыячаклар.

Ә Туп ишегалдында татар эстрадасының танылып өлгергән һәм әле сәхнәдә тәүге адымнарын гына ясый торган  яшь артистларны тыңлап булачак, анда — Марат Яруллин, Илшат Сафин, рэп башкаручы Шәкүр, Артур Исламов, Анастасия Макарова, блогер Раил Арсланов («Хижина музыканта»), «Дышать», Лилиана Газизова, Айрат Хайруллин, АлияНур, Yatmas Dusai һәм Said Olur.

Шул ук көнне Кабулханә ишегалдында милли «үзенчәлекләр» белән эшләүче Татарстан осталары катнашындагы мода күрсәтү дә узачак. Аларның кул эшләре белән тагын да якыннанрак һәркем ярминкәдә таныша алыр.

Фестивальдә бөтен гаиләгезне көтеп калабыз, чөнки нәни кунакларыбыз өчен кызыклы балалар мәйданы да каралган. Анда исә — «Апуш» студиясеннән театраль күренешләр, «Абау» спектакле, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучыларының чыгышы, «CАФ радио»дан иҗат остаханәсе һәм «Шаян ТВ» телеканалыннан уеннар булачак.

Программа:

15.00 – 22.00 концерт программасы
12.00 – 21.00 һөнәрчеләр ярминкәсе
12.00 – 17.00 балалар мәйданчыгы
15.00 – 17.00 милли мода күрсәтү

Фестивальнең оештыручылары — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

«Идел» журналы һәм Insight People продюсерлык үзәге — фестивальнең мәгълүмати партнерлары.

Афиша һәм фотолар:
https://drive.google.com/drive/folders/1NVlrDanT0W_zj4S0gCDAlNWmfly6-JQ0?usp=drive_link

Чараның рәсми сәхифәләре:
https://vk.com/dartfest
https://t.me/dartfest
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев