Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Дөнья татарлары биш елдан соң җыела

Бөтендөнья татарларын берләштергән конгрессның Казанда узган VIII съездында безнең районнан ике вәкил катнашты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин анда кунак буларак чакырылса, Бөтендөнья татар конгрессының төбәк бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин делегат булып барды.

- Телне, динебезне, гореф-гадәтләрне яшәтү - төп максатыбыз, аны саклауның бөтен формаларын кулланырга кирәк, - ди Шәүкәт Фатых улы. – Татар халкының милли йөзен саклау һәм ныгыту буенча эзлекле эш алып бару мөһим. Районда узган Сабан туйлары, “Татар кызы”, “Мин татарча сөйләшәм” бәйгеләре, “Ак калфак” оешмаларының эшчәнлеге  - моның төп мисалы. Мәгариф тармагында да бу яктан эш мәйданы зур.

30 ел дәвамында дөнья татарларын берләштергән конгрессның VIII съездында республиканың барлык районнарынна, Россиянең 77 төбәгеннән һәм 35 чит илдән меңгә якын кеше катнашты. Дүрт көн дәвам иткән җыенның тәүге көне башкаланың Печән базарында башланып киткән. Делегатлар биредә язучылар, шагыйрьләр, артистлар белән очрашканнар, һөнәрчелек, мәдәният белән бәйле мәйданчыкларны караганнар. Болгар шәһәрчегенә сәяхәт тә кунаклар хәтерендә озак сакланыр. Өченче көнне делегатлар секцияләргә бүленеп, милли-мәдәни мәсьәләләргә багышланган төрле тематик утырышларда булганнар. Пленар утырышта конгрессның өч дистә еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган, алдагы елларга планнар расланган.

- Утырышта чыгыш ясаучылар үз фикерәлен кыю җиткерделәр. ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың “Игътибарны өлкән буынга түгел, яшьләргә күбрәк юнәлтергә кирәк”, дигән фикере бик ошады, - диде Шәүкәт Фатыйх улы. – Яшь буын белән эшләү аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X