Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Чиста булачак» экологик хәрәкәтендә 10 меңнән артык кеше катнашты

Казанда «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте активистларын бүләкләделәр. Быел республикада экологияне саклау темасына багышланган 500дән артык дәрес үткәрелгән, ә бу экологик хәрәкәт оешканнан бирле сигез елда аларның гомуми саны 1,2 меңгә җиткән. Шулай ук 1 меңнән артык өмә уздырылган. Әлеге чараларда 10 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы.

Экологик хәрәкәтнең төп бурычларыннан берсе – белем бирү-агарту эшчәнлеге. Активистлар һәрдаим балалар бакчалары, мәктәпләр, урта һөнәри һәм югары уку йортларында һ.б. экологияне саклауга багышланган дәресләр оештыра. Алар көнкүреш калдыкларын аерым җыю, экологияне саклау гадәтләрен тәрбияләү, республиканың табигый байлыклары һәм сирәк очрый торган хайваннар турында сөйли.

Экохәрәкәт табигатьне саклау эшчәнлегенә дә җитди игътибар бирә. 2023 елда гына да Россия күләмендә 4 экологик акция уздырылды. Аларга 800дән артык активист көче җәлеп ителде.

-Шушындый актив яшьләр тырышлыгы белән без федераль дәрәҗәдә дә югары нәтиҗәләргә ирешәбез, – дип искәртте ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский. – Экологик олимпиадаларда, экологик диктантта, «Россия суы» Бөтенроссия акциясендә җиңүләр – болар барысы да халкыбызның, һәм, әлбәттә, сезнең казаныш! Алга таба да шулай булсын!

Моннан тыш, татарстанлылар экопроектлар гамәлгә ашыру өчен 4 грантка ия булды. Алар – «Экомәдәният», «Укы. Куллан. Эшлә!», «Кейс-чемпионатлар», «Чиста булачак» һәр почмакка».

Яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларга нәтиҗәле хезмәтләре өчен Россия экология җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин һәм Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, аграр сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев рәхмәт белдерде.

-Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте 2015 елда оешты һәм алга таба ТР Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы канаты астында үсеш алды. Шушы үткән елларда иҗтимагый хәрәкәт үз тирәсенә 10 мең кешене туплады. Экохәрәкәт тарафыннан уздырылган чаралар «Экология» илкүләм проектының җәмгыятьтә әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән максатларына ирешергә булыша.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев