Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Зиратларны кем карарга тиеш?

Мәңгелек йорт - зиратларны карау һәр кешенең изге бурычы дип сөйләргә яратсак та, сер түгел, кайберәүләр бу эштән гомумән читтә калалар. Мондый битараф затлар арасында, хәтта, каберлекләрне мәчет яки чиркәү, яисә авыл җирлеге советлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре карап-тәрбияләп торырга тиеш, дип уйлаучылар бар. Сез зиратта еш буласызмы? Каберлекне кем тәртипкә...

Мәңгелек йорт - зиратларны карау һәр кешенең изге бурычы дип сөйләргә яратсак та, сер түгел, кайберәүләр бу эштән гомумән читтә калалар. Мондый битараф затлар арасында, хәтта, каберлекләрне мәчет яки чиркәү, яисә авыл җирлеге советлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре карап-тәрбияләп торырга тиеш, дип уйлаучылар бар. Сез зиратта еш буласызмы? Каберлекне кем тәртипкә китерергә тиеш дип саныйсыз? Бездә зиратларга игътибар җитәрлекме? Бүгенге сорашу шул хакта.


Дания Биктимерова (Казан): - Әнием ягыннан әби-бабайларым Лашман зиратына җирләнгән булсалар да, читтә яшәгәч, өмәләрдә катнаша алганыбыз юк. Тик шулай да елына бер кайтып, якыннарыбыз каберләрен карап, рәшәткәләрен буяп, чәчәкләр утыртып китәбез. Әниебезнең васыятен истә тотып, узган ел аны да туган авылы зиратына җирләдек. Лашманлыларга рәхмәт, әнине соңгы юлга озатуда бик ярдәм иттеләр, зиратны да һәрчак тәртиптә тоталар.
Ирина Серендеева (Ивашкино): - Троица, Петров день, Пасха кебек бәйрәмнәрдә мәрхүмнәрне искә алырга каберлеккә йөрибез. Ә Родительский день - ата-аналар көнендә якын кешеләребезнең каберләрен тәртипкә китерәбез, рәшәткәләрне буйыйбыз. Бөтен зиратны тәртипкә салу өчен җәй буе өмәләр оештырыла. Минем уйлавымча, зиратларны карау чиркәүнең дә, хакимият органнарының да бурычы түгел, моны эшмәкәрләр ярдәме белән, халык үзе башкарырга тиеш.
Таһир Мөхетдинов (Лашман):- Зиратлар турында сүз башлау белән, күңелсез бер вакыйга искә төшә.
Лашман зиратында бер яшь егет каберенә ясалма венок куеп киткәннәр иде. Чыршы ботаклары һәм чәчәкләрдән ясалган эшләнмәдә нидер ялтырап китте сыман. Каерып карасам, эчтәрәк бәләкәй генә тәре бар. Зираттагы барлык венокларны тикшереп чыктым, дүртесендә тәре табып, аларны алдым. Мондый веноклар христиан каберлекләре өчен эшләнә, зинһар аларны мөселман зиратына кертеп, кяферлек кылмагыз.
Тамара Стекольщикова (Шешминка): - Авыл зиратында өмәләр оештырыла. Без дә катнашабыз, якыннарыбызның каберләрен чистартып-карап торабыз, ә авыл ирләре корыган агачларны кисәләр, чүп үләннәрен чабалар. Авыл халкының зиратны карап-тәрбияләп торуы - электән килгән матур гадәт. Бу киләчәктә дә дәвам итәр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Мәңгелек йорт – зиратларны карау һәр кешенең изге бурычы