Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ярар әле төтен генә

Быелның өч аенда район үзәгендәге янгын часте машиналарын өч тапкыр кузгатырга туры килә. Берсендә янгын сүндерүчеләр Чирмешәндә мунчага капкан утны сүндерергә барганнар. Ә ике очракта ут казалары хакындагы хәбәрләр дөреслеккә туры килмәгән.

Соңгы ике ай әлегә тыныч, янгыннар теркәлмәгән. Быел районда бердәнбер шундый хәвефле хәл Чирмешәндә булган – район үзәгендә мунча янган. Матди зыян күләме – 50 мең сум.

-Янгын мич морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан, - диләррайонның янгын күзәтчелеге белгечләре. Ике очракта ут турында хәбәр хак булмаган, дидек. Дөрес, халык белгечләрне усал ният белән алдап чакырмаган. Бары көчле төтен күреп, “артык” уяулык кына күрсәткәннәр.

Сүз уңаеннан, районда былтыр, өч айда, дүрт янгын булган. Ут казалары Иске Үтәмеш, Яңа Элмәле, Лашман, Бәркәтә авылларында чыккан. Ул янгыннарның сәбәбе - мичләрнең, морҗаларның, электр җиһазларының төзек булмавы.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев