Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында абзарга яшен суккан

Яңа Элмәле авылындагы ут казасы хакындагы хәбәр райондагы бердәм диспетчерлык пунктында узган атнада көндезге 12 ләр тирәсендә ГЛОНАСС системасы аша кабул ителә.

Утны сүндерерүгә 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан – ике,  Ульяновка һәм Лашмандагы аерым постлардан берәр махсус техника белән дежур карауллар барган. Алар килеп җиткәндә,  бурадан һәм блоктан ясалган, шифер түбәле  абзар ут эчендә була, аны сүндерәләр. Әмма абзарның блоклы өлешенең түбәсе  яна, түшәме кала, ә бура абзар янып бетә.  Янгын корылмага яшен атудан чыккан, диләр районның янгын күзәтчелеге  хезмәте белгечләре. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев