Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Урманасты Үтәмеш балаларын приютка алып киткәннәр

Район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышына кабат “яшел елан” белән дус аналарның чакырылуы аяныч. Комиссия членнары балалар ятим калмасын дип тырыша, аналарны дөрес юлга басарга өнди, тик алар гына бу кайгыртуны дөрес аңламый.

Иске Үтәмеш авылыннан бер ана мәктәпкәчә яшьтәге баласын ияртеп кәеф-сафа  корып йөри. Бу гаилә  социаль куркыныч  буларак исәпкә дә куелган. Ана  кеше баласыз каласын аңлапмы, тәртибен үзгәртә башлаган, эшкә урнашкан, эчкечелектән дәваланырга да риза.

Ә Урманасты Үтәмеш авылыннан Г.ның өч баласын инде икенче тапкыр  приютка  озатканнар, өй ягылмаган, ашарларына юк. Тик ана әле дә балаларыннан колак кагасын төшенми ахрысы, комиссия членнары һәм хокук саклау органнары сүзенә колак салмый. Эчкечелектән дәваланмаса, өйләрендә  уңайлы шартлар тудырылмаса, ул кабат балаларын күрә алмас.

Бәркәтәдә күп балалы бер гаиләдә яшүсмер кызлары белән әнисе арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан. Балага дөрес тәрбия бирмәгән өчен бу анага карата ачылган административ эш тә тикшерелде утырышта. Әни кеше кызы белән аңлашырга, сабыр булырга һәм яхшы үрнәк күрсәтергә кирәк , дип киңәш бирделәр комиссия членнары.

Бала тәрбияләүне икенче урынга куйган Нагорный авылы кешесе  утырышка чакыру алса да, утырышта аны күрә алмадык. Тик бу ана җәзадан болай гына котыла алмый,  ул “яшел елан” белән дус булганга балалары җәфалана, интегә бит.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев