Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тоз һәм шикәрне кем китерер?

Зыянга эшләгәнлектән, безнең районның кечкенә авылларындагы райпо кибетләрен дә ябалар. Кайбер районнарда, гомумән, райпо системасы күптән таркалган. Кызыл Ярда, Якты Тауда, Кече Чегодайда, Яшәүчедә, Светлогорскида райпо кибетләре берничә ел элек ябылды. Тиздән Казанка, Иске Сережкино, Мордва Афонькәсе, Ишлинка, Урманасты Үтәмеш һәм Тукай авылларындагы кибетләрне дә шундый язмыш көтә. "Безнең өчен...

Зыянга эшләгәнлектән, безнең районның кечкенә авылларындагы райпо кибетләрен дә ябалар. Кайбер районнарда, гомумән, райпо системасы күптән таркалган.


Кызыл Ярда, Якты Тауда, Кече Чегодайда, Яшәүчедә, Светлогорскида райпо кибетләре берничә ел элек ябылды. Тиздән Казанка, Иске Сережкино, Мордва Афонькәсе, Ишлинка, Урманасты Үтәмеш һәм Тукай авылларындагы кибетләрне дә шундый язмыш көтә. "Безнең өчен кечкенә авылларда кибетләр тоту отышлы түгел, товар аз сатыла, - ди райпо рәисе Әбүзәр Мортазин. - Әмма әлегә кадәр аларны үзебезнең зур кибетләр исәбенә "асрадык". Соңгы вакытта район үзәгендә дә, зур авылларда да шәхси сәүдә нокталары саны артты. Билгеле, безнең керемнәр кимеде, нәтиҗәдә, кечкенә авыллардагы кибетләребезне ябарга мәҗбүрбез. Бу хакта район җитәкчелеге белән дә сүз булды".

Бүген район авылларында бу җәмгыятьнең 32 кибете хезмәт күрсәтә. Район үзәгендә райпоның - 18, гомумтуклану пред- приятиесенең 5 сәүдә ноктасы бар.

Кечкенә авылларда күпчелек олы яшьтәге кешеләр гомер кичерә. Алар бөтен кирәк-яракны авылдагы кибеттән сатып алырга күнеккән.

Тоз һәм шикәрне әби-бабайларга кем китереп сатар?

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined кечкенә авылларындагы райпо кибетләре