Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тиешсез урында коенырга ярамый

Шушы көннәрдә генә Зәйдә - 13, Буа районында 14 яшьлек малайларның суда батып үлүләре мәгълүм булды. Коткаручылар сүзе буенча, алар тыелган урында коенырга кергәннәр.

Узган елгы су коену сезонында республикада 80 кеше батып үлгән, шул исәптән 5 бала. Төп сәбәп – тиешсез урыннарда су керү, 50 проценттан күбрәк очракта – исерек килеш коену.

Районда, “Чирмешән” физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейныннан башка, коену өчен дип махсус төзелгән, җиһазландырылган бер генә дә коену урыны юк. Тик кисәтүләргә дә карамастан, халык теләсә кайда су керә, гомерен куркыныч астына куя.

Коткаручылар ата-аналарны сак булырга, балаларын үзләрен генә су буена җибәрмәскә өнди. Болардан тыш, авыл җирлекләре Советлары һәм махсус хезмәтләр буалар, плотиналар тирәсендәге аншлагларны, кисәтү билгеләрен кабат тикшереп чыгарга, тәүлек буе дежурлык оештырырга бурычлы.

Сүз уңаеннан, райондагы сулыкларда соңгы ике елда һәлак булучылар юк, ә менә  2007 нче елда - алты, 2008 дә  -  бер,  2010 да - өч, 2012 дә - дүрт, 2013 тә - ике, 2014  тә ике кешенең гомере өзелгән.

Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында, халык арасында профилактик чаралар үткәрергә кирәк.

Суда бата башласагыз, хәлегез бетеп суның төбен сизмәсәгез паникага бирелмәгез, аркагызга ятыгыз, су сезне күтәрер. Шулай бераз ял иткәч, яр буена йөзеп чыгыгыз. Суда аягыгызны көзән җыерганын сизсәгез, тиз генә суга чумыгыз  һәм баш бармагыгыздан эләктереп, аягыгызны үзегезгә тартыгыз, дип киңәш итәләр белгечләр.

Тиешсез урында су коенучылар административ җаваплылыкка да тартылырга мөмкин, штраф күләме 1000 сумнан - 1500 сумга кадәр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев