Түбәнкәминкәлеләр суыкта утны озак көтмәгәннәр
Проблема бар

Түбәнкәминкәлеләр суыкта утны озак көтмәгәннәр

12 гыйнварда, кичке сәгать алтылар тирәсендә Түбән Кәминкә авылында ут бетә.

Хәзер бит электр булмаса дөнья тукталган төсле. Җитмәсә урамда бик суык. Утсыз газ мичләренең насослары да эшләми.

-Иртәнгә кадәр электрны бирә алмасалар нишләрбез, дип курыккан идек, - ди пенсионер Мөхтәррәмә Вәлиева. - Бәхеткә, төнге 12ләрдә ут кабынды. Шундый суыкта, район электр челтәрләре хезмәткәрләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкарып, линиягә электр тогы җибәрделәр. Авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар телим электрчыларга.

фото: архив 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев