Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбән Чегодайда һәм башка кайбер авылларда сөт акчасын кайчан түләрләр?

Түбән Чегодайда шәхси хуҗалыкларга сөт тапшырган өчен инде өч ай буе акча түләмиләр икән. Аларга Чирмешәндәге май-сыр заводы бурычлы.

-Без бу яктан зарлана алмыйбыз, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Инде өч ай шәхси хуҗалыклар сөтен Шешминкадагы кабул итү пунктына тапшырабыз. Исәп-хисапны вакытында ясыйлар. Әмма безнең җирлектән берничә кешегә үзебездәге май-сыр заводына тапшырган сөтләре өчен байтак акча түләмәгәннәр. Монда безнең гаеп юк.

Хәзер сөтнең килограммына уртача 12-13 сум түлиләр. Район куйган бәя түгел, күп җирдә шулай. Кышка таба, сөт күләме кимегәч, билгеле, бу продукция күбрәк файда китерә.

Кармышта сөт җыючы Флер Әхмәтҗанов та намуслы – шәхси хуҗалыклар белән яхшы, ышанычлы мөнәсәбәттә, ул инде июль ае буенча исәп-хисап ясый. Сөткә түләү башкаларныкыннан ким түгел.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше белән көн саен кызыксынып тора.

-Сөт акчасын вакытында түләмәүчеләр сөт тапшыручыларны, үзләрен дә кыен хәлгә куялар - бер-берсенә ышанычны югалталар, - ди ул. -Безнең районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән берничә эшмәкәр шөгыльләнә, без аларның эшенә тыгылмыйбыз. Күбесе исәп-хисапны ай чыгуга ясарга тырыша. Райондагы май-сыр заводы, кызганыч, бу яктан йөкләмәләрен үтәми. Әлеге проблеманы барыбер чишәргә, сөт акчасын түләргә кирәк. Аннан соң авыл җирлекләре Советлары да сөтне кемгә тапшырасын ачыклаганда таләпчәнрәк, уяурак булсыннар иде, дим.

Түбән Чегодайда яшәүче Бәдретдиновлар, узган елның сентябрь, октябрь айлары өчен 19 мең сум сөт акчасын алалмагач, эш судка ук җибәрелә. Тик әлегә кадәр уңай нәтиҗә юк. Элеккеге хуҗа аларны менә шулай читкә тибәрә. Инде яңа хуҗа белән дә аралар бозылырга мөмкин, май, июнь, июль ае өчен дә акча түләмәгән.

-Дүрт сыер асрыйбыз, әле һаман сөтне шушы заводка бирәбез, көн саен уртача 20 килограмм алып китәләр, - ди Габделхак Бәдретдинов. -Сыер карауның, асрауның хезмәте күп бит, сөтнең бәясе дә түбән, әле шуны да вакытында бирмиләр, гайрәтне чигерәләр.

Бу хәлгә Чирмешәндә һәм Түбән Чегодайда сөт җыючы Анатолий Никонов та аптырашта.

-Халык акча сорый, ә мин нишли алам?! - ди ул. -Алай да сөтне тапшыралар әле, бурычларны кайтаруларына өметләнәләр.

Районның тагын берничә авылында сөт акчасы көтәләр. Монда, төгәл ачыклый алмадым, бүген заводка көн саен уртача 2 тонна сөт китерелүен исәпкә алсаң, кемгәдер түләүләр булгандыр дисәк, чама белән 1 миллион ярым сум акча турында сүз бара.

Кыскасы, сөт тапшыручылар белән сөт җыючылар арасында килеп туган бу проблема чишелеш көтә. Әлеге мәсьәләне конкрет өйрәнергә, партнерлык мөнәсәбәтләрен судсыз-нисез, тыныч кына җайга салырга кирәк.

...Инде чишелеш табыла да кебек. Завод хуҗасы Динар Ихтисамов әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларга сөт акчасын бу ай ахырына кадәр түлиячәкләр. “Моңа кагылышлы сорауларыгыз бар икән, миңа шалтыратыгыз“, - диде ул. Димәк, быелгы сөт өчен исәп-хисап ясалырга тиеш. Ә былтыргы әҗәтләрне элеккеге хуҗалар кайтарырга бурычлы.

Динар Ихтисамовка килгәндә, ул Чирмешәндәге ташландык дип әйтерлек заводта эш башлады, берара продукция дә җитештереп сатты. Әле аныкы ук булып бетмәгән завод базасына яңа җиһазлар, хәтта реконструкция, ярдәм кирәк.

Әмма сөт тапшыручыларны да аңлыйк,тир түгеп, ал-ял белмичә, тамчылап савылучы продукция өчен ул вакытында акча бирүләрен көтә, чөнки, ай үттеме, аңардан башкалар акча сорый. Коммуналь түләүләрне соңга калдырырга ярамый, малга азык та хәстәрлисе бар, башка чыгымнар да күп. Акча заманасы, уянып күзеңне ачтыңмы, гел ул кирәк.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X