Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Су коенганда сак булыгыз

Ел башыннан республика сулыкларында 25 кеше суда батып үлгән, шул исәптән җиде бала. Кызганыч, безнең районда да суда бер сабыйның гомере өзелде.

Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина әйтүенчә, фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – тиешсез урында коену, исерек килеш суга керү, балаларга өлкәннәр тарафыннан тиешле контроль – күзәтчелек булмау.

-Билгеле, җәй көне елга буенда рәхәтләнеп ял итәсе килә. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда байтак кешенең гомере өзелә, - ди Гөлия Яруллина. – Шуңа күрә, су коенганда үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен белү сорала. Беренчедән, махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәк. Таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга чуммагыз. Су астында ташлар яки агачлар булуы мөмкин, ул чакта ялның, иң яхшы очракта, имгәнү белән тәмамлануы бар. Ялгыз гына коенмагыз. Йөзә белмәсәгез, еракка кермәгез. Балаларның үзләрен генә су янында калдырмагыз, аларны йөзәргә дә өйрәтегез. Иң әйбәте - иртән яисә кичке якта коену - бу вакытта кояш азрак җылыта, әмма эссе сугу куркынычы булмый. Кояшта артык кызынудан һәм эссе сугудан сакланыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев