Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Нагорный авылы халкы газ торбалары ямьсез, дип зарлана

Ульяновка авыл җирлегенә караган безнең Нагорный поселогына табигый газ килүенә инде 20 елдан артык. Өйләребезне газ ягып җылытабыз, рәхәт. Тик, ни кызганыч, авылдагы газүткәргеч торбаларның буяуларын бер тапкыр да яңартмадылар. Инде алар күгәрәләр, бик ямьсез дә. Район газ хезмәте торбаларны быел буямасмы икән?

Нагорный халкы исеменнән, Евдокимовлар гаиләсе.

Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Рифат Гатин болай дип җавап бирде:

-Быел безнең районда Чирмешәндә, Кызыл Яр, Кызыл Чишмә авылларында газүткәргеч торбаларны буяу планлаштырылган.

2022 елда – Күтәмә, Кармыш, Яшәүче авылларында, әгәр дә өстәмә финанслау бүленсә, кайбер елларны шулай да була, Нагорный халкының үтенечен быел ук үтәргә тырышырбыз. Ә болай әлеге эшне 2023 ел планына кертсәк кенә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X