Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Мордва Афонькәсе авылында элеккеге ФАП бинасы янган

Апрель аеның соңгы көнендә Мордва Афонькәсе авылында янгын чыккан. Монда элеккеге, файдаланылмый торган фельдшер-акушерлык пункты бинасына ут каба.

Районның бердәм диспетчерлык хезмәтеннән һәм 135 нче янгын-коткару частеннан хәбәр итүләренчә, ут  казасы хакында әүвәл, кичке җиденче яртыларда,  билгесез кеше кесә телефоныннан шалтыратып әйтә. Мөрәҗәгатьләр аннан кала да булган.

-Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бинаның түбәсе һәм бина өлешчә ялкын эчендә иде. Утны сүндердек. Анда кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.  Беренчел фаразлар буенча, әлеге хәл балаларның ут белән уйнавы сәбәпле чыккан, - ди  135 нче Чирмешән янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

Коры көннәр тору сәбәпле, янгын күзәтчелеге белгечләре ут белән сак булу  зарурлыгы хакында кабат искәртә. Учак ягу, коры үлән, чүп яндыру тыела. Сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәкене ташлап калдырмагыз.

фото: Фәрит Яруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев