Лашманда ир-ат батып үлгән
Проблема бар

Лашманда ир-ат батып үлгән

23 августта район полиция бүлегенә Лашман авылында 1961 елда туган ир-ат югалуы турында хәбәр кергән.

Ул бер көн алдан ул өйдән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

Авыл халкы аны эзләргә чыга, ләкин таба алмыйлар. Икенче көнне авыл кибете янындагы буа ярында югалган әлеге кешенең шәхси әйберләренә юлыгалар.

Шәһәрдән килгән коткаручылар – водолазлар ир-атның мәетен шушы буадан табып алганнар.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев