Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кытайда коронавирус: Ухань шәһәре карантинда

Вируслы пневмония әлеге илдә узган, 2019 елның декабрендә сиздерә – беренче авыручылар турында хәбәр тарала. Аның каян чыкканын әле һаман тикшерәләр.

Коронавирус кешеләрне, хайваннарны, кошларны да зарарлый. Кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән күчә, диләр.

Рәсми хәбәрләргә караганда, Россиядә бу чирдән авыручылар юк. Әмма саклану чаралары күрү мөһим, бигрәк тә Кытайга барудан тыелып торырга киңәш итәләр.

Коронавирус чире йогуның симптомнары-билгеләре: хәлсезлек, баш әйләнү, баш, йотканда, тамак төбе авырту, борын юешләнү, өшү, косасы килү, буыннар сызлау һәм башкалар.

Кытайда Уханьда гына түгел, башка кайбер урыннарда да чикләүләр керткәннәр. Бу чирдән үлүчеләр дә бар.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев