Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Кышкы салкында ана ике баласын киемсез килеш чокырга ташлап киткән, балаларның берсе үлгән

Саратов өлкәсендәге авылларның берсендә чокырда табылган кызның хәле авыр дип бәяләнә. Бу хакта җирле матбугат чаралары хәбәр итә.

22 декабрьдә көндез Аткарский районының Прокудино авылында чокырда биш һәм сигез яшьлек ике бала табылган. Прокуратура мәгълүматларына караганда, алар аңсыз булган. Малай хастаханәдә үлгән, кызны реанимациягә озатканнар. Район хакимияте мәгълүматлары буенча, балалар суыкта өске киемсез табылган.
«Зыян күргән кызны төнлә район хастаханәсеннән Саратов клиникасына китерделәр. Аның хәле авыр булып кала. Табиблар бөтен кирәкле медицина ярдәмен күрсәтә», — диелә җирле хакимиятнең Telegram каналындагы хәбәрендә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 22 декабрь иртәсендә 43 яшьлек ананың балаларының тыңламанлыгына ачуы килеп, башта аларны  буа, аннары  урамга чыгарып ата. Анага карата ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев