Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Быел Чирмешәннән “Халык контроле”нә 46 хәбәр - зар язганнар

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталындагы "Халык контроле" системасына быел безнең районнан 46 хәбәр - зар белдергәннәр. Мөрәҗәгатльләрнең барысы да диярлек уңай хәл ителгән.

Дөрес, әлеге сайтка октябрь аенда язылган иң соңгы хәбәргә “мотивированный отказ” җавабы бирелгән. Хәбәр иясе Мордва Афонькәсе белән Лагерка авыллары арасында  юлның начарлыгына зарлана. Сентябрь аенда Бәркәтәдән болай язганнар: “Тукай урамындагы 14 нче йорт янында баганадагы яктырткыч, яшен сукканнан соң, инде бер айлап янмый”. Авыл җирлеге башкарма комитеты бу эшне уңайга хәл иткән. “Район  үзәгендәге Сәйдәш урамында  агач, куаклар юл күремен чикли”, - дип язган якташыбызның гозере дә үтәлгән: агачлар киселгән. Иске Котыш авылының Байкал урамында  юл начар икән, әлеге уңайдан җавап мондый: 700 метр озынлыктагы  урам юлын ремонтлау 2021 елның эш планына кертелгән. Район үзәгенең  Бакча урамы һәм Татарстан урамнары киселеше  юл чатында автомобиль йөртүчеләргә юл кырыендагы агач юлны каплый иде. Бу хакта язылгач,  агачны кистеләр. Югары Кармалкада да Ленин һәм  Совет урамнары киселешендә агачлар автомобильчеләргә  комачаулаган, Совет урамын чүп үләннәре баскан. Бу проблемалар уңай хәл ителгән. Кирпеч заводында  этләр азган. Бу - “Халык конторле”нә соңгы айлардагы мөрәҗәгатьләрнең кайберләре.

Әлеге портал халык һәм хакимият арасында ышанычлы күпер ролен үти. Татарстанлылар бу сайт ярдәмендә үз проблемаларын хәл итүгә ирешсә, җитәкчелек исә төрле идарә органнары вәкилләренең эшчәнлеген контрольдә тота.

Халык порталда коррупция белән бәйле шикаятьләрен дә калдыра ала. Шул рәвешле, балалар бакчалары, югары ук йортлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшчәнлеге, эшмәкәрлек өлкәсе, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, сәүдә һәм башка тармакларның берсе дә игътибардан читтә калмаячак.

Алкоголь сатудагы закон бозулар хакында “Халык контроле”нә зар белдерүчеләрне исә акчалата бүләкләргә дә мөмкиннәр. Әлбәттә, фактлар расланган очракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев