Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Казанка ягында үләннәргә ут капкан

Бу хакта урман сагы инженеры хәбәр сала. Тиешле хезмәтләр тау битендәге ут чыганагын бик тиз сүндерә алдылар.

Янгын урынына урманчыларның, янгын частеның махсус техникасы, полиция, ашыгыч ярдәм, авыл җирлеге башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле дә килде. Дөрес, бүген бар да өйрәнү формасында гына үтте.

-Бер уңайдан техникаларның, җиһазларның эшкә әзерлеген дә тикшердек, - ди 135 нче янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин. –Монда төп бурыч – төрле хезмәтләрнең аңлашып, килешеп, оператив эш йөртүче, янгын хакында тиз мәгълүмат, хәбәр җиткерү.

...Яна башлаган үлән тирәсеннән урман хуҗалыгының сабан таккан көпчәкле тракторы узгач, янгын часте егетләре машинадан су сиптерүгә керештеләр. Бу эшкә берничә минут вакыт җитте. Моңа кадәр янгын частеның Ульяновакадагы аерым посты сынау үтте.

Республикада 25 апрельдән 10 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы буенча аерым режим кертелә. Кыска гына әйткәндә, бу чорда учак, ут ягу катгый тыела.

Соңгы көннәрдә янгынчыларга, аерым хезмәтләргә үләннәргә ут кабу турында хәбәрләр еш була икән. Андый вакытта өйрәнүләрнең кирәге чыга. Бүгенге сынау исә күбрәк урманнарда янгыннарны кисәтү максатында оештырылды, диделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев