Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында урамда йөрүче этләрне тоталар

Ел саен, кышка керү белән, районда сукбай этләр проблемасы тынычлык бирми. Район үзәгендә дә, авылларда да урамнарда өерләре белән иркенләп йөрүче этләр еш күренә башлый.

Кайберәүләр балаларны үзләрен генә мәктәпкә чыгарып җибәрергә куркабыз, дисә, кош-кортларга һөҗүм иткән этләрдән дә зарланучылар булды.

Әлеге мәсьәләне җитәкчеләр катнашында узган район планеркасында да күтәрделәр.

-Хуҗасыз этләрне тоту белән шөгыльләнүче эшмәкәр белән килешү төзелгән, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов.- Ул быел гына да килеп район үзәгендә тугыз этне тотты, кайбер авылларга да барды. Заявкалар булса, тагын киләчәк.

Киңәшмәдә шуны да билгеләп уздылар, хуҗалы этләр муенчак тагылган килеш йөрергә тиеш, андыйларга тимиләр, ләкин хуҗалар үзләренең йорт хайваннарын бәйдә тотарга бурычлы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев