Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында тәртипсез әниләрне ана хокукыннан мәхрүм итәләр

Ана балаларын яклау өчен утка-суга да керергә әзер кеше бит ул. Тик кайбер аналар әни дигән бөек исемгә тап төшерә. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында кабат шундый аналарның эшләре каралды.

Керкәле авылыннан Р. бу комиссиянең даими “кунагы” дисәң дә була. Кәефләнеп йөреп, балаларын тәрбияләүне “оныткан” анага карата инде җиде административ эш ачылган, ул бу утырышка килмәгән дә. Һәр яман эшнең ахыры бар, җавапсыз әнине ана хокукыннан мәхрүм итүгә документлар туплана, район полиция бүлекчәсе шундый үтенеч белән чыкты.

Тиешсез урында тәмәке тарткан студент җаваплылыкка тартыла, аңа штраф салынды. Комендант сәгатендә ата-аналарыннан башка урамда торткарланган ике яшүсмернең әниләренә балаларның сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәгән өчен кисәтү ясадылар.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев