Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе: “Алырга да, бирергә дә ярамый”

Ришвәтчелек дәүләт һәм җәмгыять өчен иң кискен проблемаларның берсе. Безнең районда коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелә? Бу хакта Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Җамалетдинов белән сөйләштек.

- Илнур Минсәгыйтович,  районда шушы юнәлештә башкарыла торган эшләрне сез ничек бәялисез?

- Үз эшеңне бәяләү шактый кыен инде ул. Республикада барлык структураларда, шул исәптән муниципаль районнар буенча да, коррупциягә каршы эшчәнлек нәтиҗәлелегенә мониторинг ясала. Соңгы берничә елда безнең районда да коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә.

- Комиссиянең эше нидән гыйбарәт?

- Хокук саклау органнарыннан аермалы буларак, безнең тикшерү эшләре алып барырга вәкаләтләр юк. Моның өчен прокуратура һәм башка хокук саклау органнары бар. Без, нигездә, профилактик эш, кисәтү чаралары белән шөгыльләнәбез. Комиссия утырышларында хокук бозуларны кисәтү белән бәйле эш турында вазифаи затларны тыңлыйбыз. Коррупциягә каршы тору турындагы кануннар белән таныштырабыз, муниципаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, норматив хокукый актлар кабул итәбез, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә законнар буенча тестлар үткәрәбез. «Мәнфәгатьләр конфликты» төшенчәсен, муниципаль хезмәткәрнең бурычлары, тыюлар һәм чикләүләр, керемнәр һәм чыгымнар турында белешмәләр бирү мөһимлеге хакында аңлатабыз. Халык арасында коррупция күренешләре буенча анкета уздырабыз. Минемчә, бүген халкыбызның районда коррупция торышына бәясе бик мөһим.  Коррупцияне профилактикалауда хакимиятнең ачыклыгы зур роль уйный. Әлеге максатларда районыбызда барлык шартлар да бар: “Ышаныч тартмалары”, “кайнар линия” телефоннары эшли, гражданнарны район башлыгы шәхсән кабул итә.

- Укучыларыбызга "мәнфәгатьләр каршылыгы"ның (“конфликт интересов”) нәрсә икәнен аңлатыгыз әле?

- Мәнфәгатьләр конфликты ул - дуслык, гаилә яки башка мәнфәгатьләре кешене үзенең хезмәт бурычларына каршы эш итәргә мәҗбүр итә торган вәзгыять. 

Нигездә, бу туганнарны эшкә урнаштыру. Барлык хезмәткәрләр һәм оешмалар җитәкчеләре мондый хәл очрагында тиешле хәбәр бирергә тиеш. Аннары әлеге хәбәрне район комиссиясе карый.  Әгәр муниципаль хезмәткәр бу турыда хәбәр итмәсә һәм бернинди чаралар да күрмәсә, аңа моның өчен, ышаныч югалту сәбәпле, хәтта эштән чыгарылу һәм элек ирешелгән барлык казанышлардан мәхрүм итү куркынычы яный.

Хәзерге вакытта комиссиягә муниципаль хезмәткәрләрдән һәм бюджет оешмалары җитәкчеләреннән 15 мөрәҗәгать керде, нигездә, бу мәнфәгатьләр каршылыгы ихтималы турында хәбәрләр. Төп эштән буш вакытта башка түләүле эшне башкарулары турында да мөрәҗәгатьләр бар.  

- Закон нигезендә барлык хезмәткәрләр дә керемнәре һәм чыгымнары турында тапшырырга тиеш, моны барысы да эшләдеме?

- Әйе, тапшырдылар, йөз процент. Һәм әлеге мәгълүматлар, белгәнегезчә, районның рәсми сайтындагы «Коррупциягә каршы тору» бүлегендә ачык кулланылышта урнаштырылган.

- Мөгаен, коррупцияне бетерү өчен, җәмгыятьне, барыннан да элек, үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәктер?  

- Коррупциягә каршы көрәш тәрбиясе мәктәптән үк башланырга тиеш. Районның белем бирү учреждениеләрендә бу юнәлештә эш даими алып барыла. Балаларда коррупциягә каршы фикерләү, дөньяны күзаллау, ришвәтчелеккә каршы тискәре караш формалаштыру буенча төрле чаралар үткәрелә. Алар уен формасында да, әңгәмәләр рәвешендә дә уза, балаларга коррупция куркынычы һәм зыяны турында сөйлибез. Укучылары арасында ел саен “Коррупциягә - юк!” дигән темага иҗади эшләр бәйгесе уздырыла. Район мәктәпләре анда актив катнаша. Конкурска җибәрелгән эшләр саны елдан-ел арта бара.

- Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге кануннарның барысын да гади халык белеп бетерә алмый инде, шулай да бу хәл белән бәйле җинаятьләр корбаны булмас өчен…

- Әйе, бу законнарның бөтенесен белү аның хәтле кирәк тә түгел, чөнки теләсә кайсы вазыфаи зат яки гражданин ришвәт алырга һәм бирергә ярамавын яхшы аңлый, үзеңә файда алу өчен дәүләткә зыян китереп, хезмәт урыныннан явызларча файдаланырга ярамавы хакында  да һәркем хәбәрдар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев